Кәрим Тинчурин театрының баш дирижеры Ильяс Камал композитор Рөстәм Яхинның иҗади мирасына игътибар җитеп бетми дип саный.

«Яхин онытылганнардан түгел. Халыкка җиткерелмәгән әсәрләре дә күп. Мәсәлән, скрипка һәм виолончель өчен язылган әсәрләре, фортепиано өчен язылганнары башкарылмый диярлек», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Милли музее бинасы ишегалдында «Яхшы музыка» фестивалендә.