Ул милли музей фондына гарәп һәм фарсы телләрендәге Коръән китабын, Г.Тукайның фарсы телендә нәшер ителгән шигырьләр җыентыгын бүләк итте.

Татарстан Милли музеенда Иран республикасы генераль консуллыгыннан тантаналы рәвештә экспонатлар кабул итеп алынды.  Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Милли музееның матбугат үзәге җитәкчесе Руфия Мөхетдинова хәбәр итә.

Иран консулы вазифасын башкаручы Алибеман Эгбали Зарч музейның декоратив-гамәли сәнгать коллекцияләре җыелмасына гарәп һәм фарсы телләрендәге Коръән китабын, Г.Тукайның фарсы телендә нәшер ителгән шигырьләр җыентыгын һәм Нәүрүз бәйрәменә нисбәтле предметлар комплексын бүләк итте.