Тукайның “Исемдә калганнар” повесте язылуга 105 ел тула. Әлеге уңайдан Г.Тукай әдәби музеенда “Исемдә калганнар”га — 105” дип исемләнгән айлык үткәрелә. Ул 29 сентябрьдән 12 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Үзенең балачак елларын Габдулла Тукай “Исемдә калганнар” автобиографик повестенда ачык гәүдәләндерә. Әсәрне язу сәбәбен шагыйрь болай аңлата: “Бу “Исемдә калганнар”ны язуыма башлыча сәбәп берничә наширләрнең миннән тәрҗемәи хәлемне язып бирергә үтенүләре булды”. Әсәрнең кереш өлеше 1909 елның 29 сентябрендә язылып тәмамлана. Ә 12 ноябрьдә “Исемдә калганнар” исеме белән ул “Үрнәк” матбагасында басылып та чыга. Тышлыкта Тукайның фоторәсеме бирелә. Китап 4000 данә тираж белән басыла. Нәкъ шушы басма шагыйрьнең әдәби музее экспозициясендә урын алган, дип хәбәр итә проект авторлары.