Кәрим Тинчуринга багышланган «Сүнмәс йолдыз» күргәзмәсе — Тинчурин театры белән Милли музейның уртак проекты.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар театрына нигез салучыларның берсе, драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел булуга багышлап ачылган «Сүнмәс йолдыз» күргәзмәсе алга таба артистлар белән очрашулар оештырылачак урынга, театр уку йортларында укучы студентларның иҗади студиясенә әверелергә мөмкин. Татарстан Республикасы Милли музее директоры урынбасары Светлана Измайлова Милли музей белән Тинчурин театрының уртак проекты булган күргәзмәнең дәвамын шулай күрә.