Бүген «Кайбыч ягы музее»нда «Һәлак булса да, үлми герой!» дип исемләнгән күчмә күргәзмә ачылачак.

«Һәлак булса да, үлми герой…» дигән күчмә күргәзмә Татарстан Республикасы Милли музее һәм Муса Җәлил музей-фатирының музейара күргәзмәләр проекты кысаларында республика музейлары өчен оештырылды һәм Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗатына багышлана.
Муса Җәлил фашистлар тоткынлыгында язылган «Моабит дәфтәрләре» шигырьләр циклы аша киң танылу алды.