Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Кайбыч районының Олы Кайбыч авылы музеенда  Муса Җәлилгә багышланган «Һәлак булса да, үлми герой!» дип исемләнгән күчмә күргәзмә эшли башлады.

«Күргәзмә Татарстан Республикасы Милли музее һәм Муса Җәлил музей-фатирының музейара күргәзмәләр проекты кысаларында оештырылды. Ул бөек шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган», — дип сөйләде Татарстан Милли музееның матбугат үзәге хезмәткәре Ленар Нәгыймов «Татар-информ» хәбәрчесенә.