Рушания Шәфигуллина раслаганча, бина шактый таушалган, монда кунакларны кабул итәргә дә куркыныч.

(Казан, 20 март, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). К.Насыйри музее бинасын ашыгыч рәвештә төзекләндерү таләп ителә. Бүгенге көндә тарихи бина төзеклеге буенча тиешле кагыйдәләргә җавап бирми. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына К.Насыйри исемендәге музей директоры Рушания Шәфигуллина хәбәр итте.