(Казан, 28 январь, «Татар-информ», Зәринә Хуҗина). Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, КНИТУның тарихи-мемориаль эшчәнлек буенча рәисе Вильям Барабанов 1941-1942 елларда камалышта булган Ленинград шәһәрендә яшәгән. Ул Милли музейда узган «Буйсынмас Ленинград» чарасында Казан укучыларына балачагы турында сөйләде.

«Кешеләр үлә, әмма шул ук вакытта исән калганнары иртәгә, киләсе көндә барыбер җиңәчәгенә һәм шәһәрне дошман кулына бирмәячәкләренә ышана иде. Без шуңа ышанып яшәдек. Шуның өчен яшәргә кирәк булды. Шәһәр юкка чыгар дигән фикер булмды. Ул вакытта миңа тугыз яшь иде», — дип сөйләде ул.