Бүген Татарстан Республикасының Милли музеенда «Музейлар төне» Бөтенроссия акциясе уңаеннан махсус чаралар оештырыла.

18 май — Халыкара музейлар көне, шул уңайдан төрле илләрдә «Музейлар төне» үткәрелә, бүген әлеге акцияне Россия музейлары оештырды. Әлеге акциянең үзенчәлеге — музей эшчәнлегенең төнгә кадәр булуы.

Татарстан Республикасының Милли музее директоры урынбасары Зәринә Сафина сүзләренчә, аларда «Музейлар төне» инде унбишенче ел үткәрелә. «Безнең экспозицияләр музейда төрле чаралар үткәрү иреген бирә. Бүген уеннар, викториналар, иммерсив экскурсияләр оештырыла, хәтта Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге „La Primavera“ камера оркестры конференц-залда чыгыш ясаячак», — диде ул.