Күргәзмәдә Казан танк училищесыннан фронтка киткән офицерларының хатыннары чиккән картина реставрациядән соң беренче тапкыр тәкъдим ителә.

Бүген Казанның Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында Сталинград янында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүгә 78 ел тулу уңаеннан «Корыч гвардия» дип аталган күргәзмә ачылды.