Кадерле экспонатны киң җәмәгатьчелеккә тантаналы рәвештә Муса Җәлил исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Рәмис Аймәт чыгарачак.

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 15 февральдә Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 112 ел була. Әлеге уңайдан Татарстан Милли музеенда “Төп нөсхә көне” үткәрелә һәм “Моабит дәфтәрләре”н бер генә көн күрсәтәчәкләр. Бу хакта “Татар-информ” мәгълъмат агентлыгына Милли музейның матбугат хезмәте җитәкчесе Руфия Мөхетдинова хәбәр итә.