Татарстанда бүген 100дән артык дәүләт музее эшли, болардан тыш хосусый музейлар да бар.

(Казан, 9 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 14-17 ноябрь көннәрендә Татарстан Милли музеенда “Музей – мәгариф территориясе” дип исемләнгән фәнни-гамәли конфренция булачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Милли музееның матбугат хезмәтеннән Гүзәлия Җәләлева хәбәр итте.