9 сентябрьдә, 11:00 сәгатьтә Толстой скверында язучы һәйкәленә чәчәкләр салыначак.

(Казан, 7 сентябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 9 сентябрь көнне Казанда 39 нчы мәктәпнең Л. Толстой исемендәге белем үзәгендә рус язучысы Лев Толстойның туган көнен билгеләп узачаклар. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстан Милли музееның матбугат хезмәткәре Гүзәлия Җәләлева хәбәр итте.

“Бәйрәм чаралары Толстой һәйкәленә чәчәкләр салудан башланып китәчәк, — ди Гузәлия Җәләлева. – Һәр ел саен Татарстан Милли музее Лев Толстой туган көнне — 9 сентябрьдә рус язучысы һәйкәленә чәчәкләр сала. 11.30 сәгатьтән бәйрәм программасы башланып китә. Программа буенча Казанның 39 нчы мәктәбендә урнашкан Л.Толстой исемендәге белем үзәгенә экскурсия, шәһәрдәге Толстойга нисбәтле урыннарга җәяүле сәяхәт оештырыла. Интерактив күргәзмә, халык һөнәрчелеге буенча төрле мастер класслар да узачак”.