Төп игътибар төбәкләр икътисадында музейларның роле үсеше һәм тоткан урыны мәсьәләләренә юнәлдереләчәк
8-12 сентябрь көннәрендә Казанда Халыкара музейлар форумы уздырылачак, ул ТР Милли музеена нигез салынуның 120 еллыгына багышылана.

8 сентябрьдә үткәреләчәк пленар утырышта музейларның заманча үсешен тәэмин итүдә килеп туган актуаль мәсьәләләр хакында сөйләшү ниятләнә. Халыкара музейлар берләшмәсендә яхшы таныш булган Владимир Толстой (Мәскәү), Михаэль Хенкер (Мюнхен), Эндрю Эрскин (Лондон), Бьорн Стенверс (Амстердам) кебек шәхесләрнең утырышта доклад белән чыгыш ясавы көтелә.

Төп игътибар төбәкләр икътисадында музейларның роле үсеше һәм тоткан урыны мәсьәләләренә юнәлдереләчәк. Маркетинг технологияләре, эшчәнлекнең барлык юнәлешләрендә яңа юллар эзләү хакында да фикер алышу күздә тотыла.