Бүген 22 гыйнварда, башкалабызның Габдулла Тукай әдәби музеенда язучы, драматург Фатих Әмирхан атналыгы башлана. Әлеге чара әдипнең тууына 135 ел тулуга багышлана. Оештыручылар әйтүенчә, төрле программалар, лекция, балалар өчен мәдәни-белем бирү чаралары үткәрергә планлаштырыла. Фатих Әмирхан атналыгы 29 гыйнварга кадәр әдәби-музыкаль кичә белән тәмамлана.