«Кукмара ягының алтын куллы осталары» дигән яңа музей маршрутының презентациясе булып узды. Әлеге үзенчәлекле маршрутны Татарстанның Милли музее тәкъдим итәргә җыена. Исеменнән үк күренгәнчә, сәфәр республикабызның данлыклы Кукмара районына нисбәтле.
Кукмара төбәгенә кешеләр моннан җиде гасыр элек килеп урнашкан, ди галимнәребез. Шул чорлардан ук биредә төрледән-төрле осталар көн күргән. ХIX гасыр уртасыннан ук килгән сәнәгать яралгылары бүгенге көндә дә эшли. Кукмара Татарстан җиренең 149,31 мең гектар территориясен биләп тора.
“Безнең поселок урнашкан җиргә кайчандыр ике мари килгән, “Кукмара” дигән исем шуннан килеп чыккан, — дип сөйли җирле халык. — Кок — марича ике, мара — мари дигәнне аңлата. Кукмара исемен борынгы иран теле белән бәйләп аңлату да бар. “Кук” сүзе иран телендә тауны аңлата”.
Язма чыганакларда Кукмара исеме 1602 елда телгә алына. 1730 елда биредә Анцуб бакыр кою заводы, 1741 елда Туеш бакыр кою заводлары эшли башлаган, елына 1600 пот бакыр коелган.