Кыш көне иң көткән, иң тылсымлы бәйрәм — Яңа ел. Шуңа өлкәннәр дә, балалар да кышын ниндидер могҗиза көтәләр. Без барыбыз да чыршы бизибез, табыннар әзерлибез, бер-беребезне бәйрәм белән котлап, бүләкләр бирешәбез.

Ә бу гореф гадәтләр кайдан килеп чыккан икән? Йөзләрчә ел элек безнең әби-бабаларыбыз бу бәйрәмне ничек билгеләп үткәннәр? Кем беренче булып чыршы бизәгән? Бу сорауларның барысына да җавапларны безнең «Кышкы бәйрәмнәр гадәте” күргәзмәсенә килгәч таба алырсыз, дип хәбәр итә Татарстан Милли музее. Күргәзмә 18 декабрь көнне сәгать 15.30да ачыла.