Шушы көннәрдә Татарстан Милли музеенда ислам тарихының мөселман мәдәнияте музей коллекциясеннән сайлап алынган раритетлар күргәзмәсе ачылды. Биредә беренче тапкыр XIX гасыр татар намазлыгы һәм мөһере куелган. Милли музей директоры урынбасары Лилия Саттарова сүзләренчә, күргәзмәгә куяр алдыннан әйберләрне яңартырга туры килгән. «Шуңа охшаш күргәзмә утыз ел элек оештырылган булган. Коллекцияне киләсе елда да тәкъдим итәчәкбез. Эзли башлагач, күпчелек предметларның шифры башка исем белән теркәлгәне ачыкланды», — диде ул.