Шәриф Камал музеенда Татар китабы йорты 1 июньдә ачылды.

Казан, 19 июнь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Татар китабы йортын аның директоры, шагыйрә Луиза Янсуар өч буын татар әдәбияты вәкилләрен туплаган мәйдан булырга тиеш дип саный. Бу хакта бүген ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Татар китабы йортына багышланган матбугат конференциясендә әйттте.