Бәһасез гаилә ядкарьләрен аның кызы Әлфия Юнысова саклауга әманәт итеп тапшырды.

Һәр ел Татарстан Республикасы Милли музее 1 нче апрельдән 5 нче апрельгә кадәр “Бүләк итү көннәре” дип исемләнгән хәйрия акциясе уздыра. Бу көннәрдә казанлылар музейга үз гаиләләрендәге кадерле, күңелләренә якын истәлекле әйберләрен тапшыра.

4 нче апрель көнне музей фондлары аеруча кадерле бүләкләргә ия булды, дип, ТР Милли музееның матбугат үзәгеннән Ленар Нәгыймов аерым очрак турында хәбәр итә. Ул мәшһүр иҗатчы, татар халкының туры һәм берәгәйле сүзле парламент депутаты, милләтенә тугрылык белән хезмәт иткән улы турында хәтер саклаган истәлек әйберләре.