(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Рухи дөньябызны баету өчен үзизоляция безгә бик зур мөмкинлекләр ачты. Бүгенге көндә без концертларны да, спектакльләрне дә онлайн карыйбыз. Милли музей да сезне онлайн-экскурсиягә чакыра. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Борынгы Татарстан тарихы» экспозициясе белән өйдән чыкмый гына да танышырга мөмкин. «Борынгы Тарстан тарихы» экспозициясе хронологик яктан 40 меңьеллыкны үз эченә ала һәм Таш чорыннан алып I меңъеллык ахырына кадәр тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр тәкъдим итә. Таштан Эре Тимер гасырына күчүен күрсәтә.