Татарстан Республикасы Милли музее һәм «Метроэлектротранс» МУП туган телләр һәм милләтләр берлеге елы кысаларында, ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә бөек татар шагыйренең 135 еллыгына багышланган проект тәкъдим итәләр. 29 апрельдә “Тукай мәйданы” метро станциясендә, танылган рәссам Бакый Урманченың шагыйрьнең “Шүрәле” әкияте буенча ясалган акварельләре урын алган “Тукайның тылсымлы урманы” күргәзмәсе ачыла.

Бакый Урманче – татар рәссамы, график, сынчы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты (1967 ел). Тукай һәм Урманче исемнәре безнең мәдәният өчен үзенчәлекле аһәңгә ия, аларның иҗатлары белән Татарстанда һәм Казанда яшәүче татарларның гына түгел, шулай ук бөтен дөньяга таралган татар халкы мәдәнияте кодының зур өлеше бәйләнгән.