Татарстан Милли музее һәм «Метроэлектротранс» МУП туган телләр һәм милләтләр берлеге елы кысаларында, Г.Тукайның 135 еллыгына багышланган проект тәкъдим итәләр. 29 апрельдә “Тукай мәйданы” метро станциясендә, танылган рәссам
Бакый Урманчының “Шүрәле” әкиятенә нигезләнеп ясалган “Тукайның тылсымлы урманы” күргәзмәсе ачыла. Бакый Урманче – татар рәссамы, график, сынчы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты (1967 ел). Тукай һәм Урманче исемнәре безнең мәдәният өчен үзенчәлекле аһәңгә ия, аларның иҗатлары белән Татарстанда һәм Казанда яшәүче татарларның гына түгел, шулай ук бөтен дөньяга таралган татар халкы мәдәнияте кодының зур өлеше бәйләнгән.