20 апрельдә Татарстан Милли музеенда «Татарстан халыклары гасырлар аша» дигән экпозиция эшли башлый.

Яңа күргәзмә республикада яшәүче халыкларның күптөрле һәм үзенчәлекле көнкүрешләре, гасырлар дәвамында формалашкан гореф-гадәтләре тыгыз үрелгән Татарстанның этномәдәни үзенчәлекләре белән таныштырачак, дип хәбәр итте «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Милли музейның матбугат үзәге җитәкчесе Руфия Мөхетдинова.

Татарстан Республикасы Россия Федерациясендәге иң күп милләтле территорияләрнең берсе булып тора. Биредә 173 милләт вәкиле яши, Татарстан халыклары Ассамблеясе оештырылды, Казан, Яр Чаллы, Тәтеш, Түбән Кама, Менделеевск һәм Нурлат шәһәрләрендә Дуслык йортлары эшли.