Татарстан Милли музеенда “Бүләк итү көннәре” хәйрия акциясе узачак. 1-5 апрелдә үтәчәк акциядә һәркем катнаша ала. Күркәм традициягә әверелгән проектны Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Милли музей оештыра.

“Бүләк итү көннәре” чарасында катнашкан, гореф-гадәтләрне һәм мәдәни мирасны саклауга үз өлешен керткәннәр Милли музееның “Бүләк итүчеләр” китабына кертелә, шул рәвешле тарихта үз исемен калдыра ала.
Мәгълүм булганча, 2016 ел – Россиядә кино елы, Татарстанда – сулыкларыбызны саклау елы. Музейга XIX – XXI гасырга караган фән һәм техника әйберләре: кино–видеоаппаратура, радиоалгычлар, телефоннар, телевизорлар, компьютерлар; Казан телеүзәге һәм кинохроника студиясе эшчәнлеге белән бәйле фоторәсемнәр, афишалар, листовкалар алып килә ала.