Татарстан Милли музеенда ислам тарихының мөселман мәдәнияте музей коллекциясеннән сайлап алынган раритетлар күргәзмәсе ачылды. Биредә беренче тапкыр XIX гасыр татар намазлыгы һәм мөһере куелган.

Күргәзмәдә хаҗ кылу белән бәйле сирәк әйберләр тәкъдим ителде. Мәсьәлән, хаҗ тәмамлангач, хаҗ кылучыларга таратыла торган Кәгъбәтулла рәсеме төшерелгән кәгазьләр (хаҗда булучыларның таныклыгы). Шулай ук Мәккәгә барган хаҗига 1905 елда бирелгән чит ил паспорты да куелган.