23 июньнән 5 июльгә кадәр Татарстанның Милли музеенда «Мөселман раритетлары» күргәзмәсе узачак. Күргәзмәдә моңарчы беркайда да күрсәтелмәгән 150дән артык әйберләр куелачак. Күргәзмә 23 июньдә сәгать 16:00дә ачыла. Бу хакта музейның генераль директоры урынбасары Лилия Саттарова сөйләде.

Күргәзмә ислам ядкярләренә багышлана, кунаклар Идел буе төбәкләрендәге ислам дөньясы белән таныша алачак. «Шуларның берсе — Госман Коръәне. Ул 1905 елда Санкт-Петербургта басыла, илле данә белән генә чыга. Берсе бездә, берсе, әйтик, Мәскәү мәчетендә саклана. Россиядә ул калмаган да диярлек, алар илебез җитәкчелеге тарафыннан төрле ил вәкилләренә бүләк ителгән», — диде ул.