(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган күргәзмәдә йогышлы авырулар белән көрәшкә кагылышлы борынгы документларны тәкъдим иттеләр. ТР Милли музее фондыннан материаллар Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе коллегиясе алдыннан тәкъдим ителде. Раритетларның фоторәсемнәрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Инстаграмга урнаштырды.

«Вируслар белән көрәш һәрвакыт актуаль булды!» — дип язган республика җитәкчесе фоторәсемнәр янына.