Быел герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә Казан Кремле һәйкәле янында шигъри митинг узмады.

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Казанда Милли музейда Моабит дәфтәрләренең төп нөсхәсе тәкъдим ителде. Быел герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә шагыйрьнең Казан Кремле янындагы Беренче май мәйданындагы һәйкәле янында шигъри митинг узмады. Башка елларда ул хөкүмәт җитәкчеләре чыгышлары белән уза иде.