28 сентябрьдә булачак Әдәби салон утырышы К.Тинчуринга багышлана.

(Казан, 27 сентябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 28 сентябрьдә 14.00 сәгатьтә Татарстан Милли музеенда Әдәби салон чираттагы утырышы татар драматургы К.Тинчуринга багышлана. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Милли музейның фәнни өлкән хезмәткәре Флера Дәминова хәбәр итте.

“Татар театр сәнгатен К.Тинчурин иҗатыннан башка күз алдына китерүе мөмкин түгел, – ди Флера Дәминова. – Аның беренче әсәре “Моназара” 1906 елда язылган. 1910 елда К.Тинчурин “Сәйяр” труппасында эшли башлый. Татар театрлары бүгенге көндә дә аның пьесаларын яратып сәхнәләштерә».