Татарстан Республикасы Милли музеенда традиция буенча Төп нөсхә көне узачак. Музей фондларыннан Җәлилнең «Моабит» төрмәсендә язган Моабит дәфтәрләре – шигырьләренең чын нөсхәсен чыгарачаклар. Бу көнне генә Казан халкы һәм кунаклары могҗизалы итеп сакланып калган һәм безгә килеп җиткән иң кыйммәтле раритетны күрә алачак.