Бүген Казанда Музей регатасы дигән яңа проект старт алды. Казан-Чистай маршруты буенча Татарстанда беренче мәртәбә оештырыла торган чарада 15тән артык яхта һәм музей хезмәткәрләре катнаша.

Мәгълүм булганча, 2015 елда башкалабызда су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты узачак. Ә кайда спорт, шунда мәдәни программа, дигән сүз. Дөнья күләмендә әһәмиятле проектның мәдәни программасы инде бүгеннән үк планлаштырыла башлаган. “Татарстан Милли музее тарафыннан тормышка ашырыла торган чара күпмедер дәрәҗәдә чемпионатка әзерлек”, — ди Милли музейның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова.