Татарстанның Милли музеенда «Бүләк тапшыру атналыгы» башлана. Музейның 120 еллыгы уңаеннан оештырылган быелгы хәйрия чарасы 1-5 апрельдә узачак. Һәр ел саен уздырыла торган әлеге акция тарихи-мәдәни мирасны саклап калуга юнәлдерелгән.

2015 ел — Бөек Җиңүнең 70 еллыгы, Россиядә Әдәбият елы, Татарстанда Парк һәм скверлар елы буларак тарихка кереп калачак. Музей үз фондын тулыландыру максатыннан бүләк акциясендә катнашучылардан Бөек Ватан сугышы елларына нисбәтле шәхси әйберләр, фотографияләр, хат-документлар, спектакль афишалары, Бөек Җиңү көнен бәйрәм иткән фотографияләр көтеп кала. Шулай ук, Татарстан язучы, шагыйрьләренең шәхси әйберләре, фотография һәм документлар, төрле елларда нәшер ителгән китаплар да кабул итә.

Проект авторлары хәбәр иткәнчә, бакча, парк һәм скверларның XIX – XX гасырга караган фотосүрәтләре, открыткаларны да музей фондында китерергә мөмкин.

Музей Беренче Бөтендөнья сугышы һәм аклар хәрәкәте тарихы буенча да коллекцияләр туплауны дәвам итә. Бигрәк тә ХХ гасыр башындагы плакат, фотография һәм документлар кызыксындыра.