Танылган рәссам Әнвәр Сәйфетдиновның милли рух белән үрелеп барган гаҗәеп эшләрен 4 февральдән башлап Г.Тукай әдәби музеенда «Көнчыгыш әкиятләре» остасы эшләре күргәзмәсендә күрергә мөмкин булачак.

Күргәзмә рәссам эшли торган төрле жанрларны күрсәтә: этник натюрмортлар, пейзаж рәсемнәре, портретлар һәм буяулар белән ясалган әкияти хатын-кыз образлары. Үз картиналарының асылын Әнвәр Камил улы үзе «бәхет һәм мәхәббәт тарихы турында истәлекләр» дип билгели. Бу хатирәләрнең һәм тарихларның тыгыз үрелеп баруын аның картиналарында күрергә мөмкин, дип хәбәр итә Татарстан Милли музееның матбугат үзәге.