Татар батырлыгын данлаган әдипкә быел 70 яшь тула.

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Татар милләтенең бөеклеген аңлар өчен эзтабар язучы, шагыйрь Шаһинур Мостафинның әсәрләрен укырга кирәк. Бу хакта бүген Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов М.Җәлил музей-фатирында узган “Кызыл ромашка” клубы утырышында әйтте. Бүген М.Җәлил музей-фатирында эзтабар язучы Шаһинур Мостафинга багышланган “Каһарманнар юлыннан…” дип исемләнгән очрашу узды.

Чара бик күп премияләр лауреаты, танылган язучы Шаһинур Мостафинның 70 яшьлек юбилеена багышланды.