«Шиһабетдин Мәрҗани һәм аның мирасы» күргәзмәсе дин галименең 200 еллыгы уңаеннан оештырылачак проектларны башлап җибәрде.

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Бүген Татарстан Милли музеенда “Шиһабетдин Мәрҗани һәм аның мирасы” дигән күргәзмә эшли башлады. Күргәзмә – татар халкының дини һәм рухи үсешенә зур өлеш керткән мәгърифәтче, галим, күпкырлы шәхеснең 200 еллыгы уңаеннан оештырылган юбилей чараларының беренчесе.