Бүген Казанның Островский урамында реконструкциядән соң Татар китабы йорты ачылды.

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Разил Вәлиев Татар китабы йортының татар иҗатчы яшьләр өчен җыелу урыны булуын теләде. Бу хакта ул бүген Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры ачылу тантанасында әйтте.