25 август 15.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музее күргәзмәләр залында Татарстанның халык шагыйре Ренат Харисның график эшләре күргәзмәсе ябыла. Шагыйрь сүзләренчә, шигырь яза башлаганчы, ул рәсем ясау белән мавыккан.

«Шигырь язмаган вакытта табигатькә карап, рәсемнәр дә ясыйм. Үзенчәлеге шунда — графиктан тыш, акварель белән ясалган рәсемнәр дә урын алды. Рәсемне үзлегемнән ясыйм, махсус укымадым. Шигырь яза башлаганчы рәсем ясау сәләте беренчерәк ачылды», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.