Габдулла Тукай әдәби музеенда Татарстанның халык шагыйре Ренат Харисның «Шигырь язган каләм белән» дип исемләнгән күргәзмәсе булды. Күргәзмәдә ул балачагында композитор һәм рәссам булырга хыяллануы турында сөйләде.

«Миндә өч башлангыч яши: әдәбият, сынлы сәнгать һәм музыка. Заманында композитор, рәссам булырга хыялландым. Шагыйрь булу уемда да юк иде», — диде Ренат Харис. «Рәссамнар берлеген җитәкләр идең», — дип кушылды шагыйрьнең рәссам дуслары. «Пенсиягә чыккач, миңа Рәссамнар берлегенә керергә тәкъдим иттеләр», — дип җавап кайтарды шагыйрь.