Казанда “Сәнгать төне”нә әзерләнәләр. Татарстан Милли музее һәм аның филиаллары казанлыларны һәм шәһәребез кунакларын Бөтенроссия акциясе уңаеннан әлеге чараны ел саен уздыра.
Быелгы “Сәнгать төне” мәдәни чарасының лозунгы – “Сәнгать берләштерә”. Бу лозунг бар төр сәнгатьнең берлегенә ишарә ясый.
Татарстан Республикасының Милли музеенда бәйрәм 3 ноябрьдә старт ала, дип хәбәр итә Милли музейның матбугат үзәге. Бу көнне музей ишекләре сәгать иртәнге 10нан 22.00 сәгатькә кадәр ачык була. Милли музейда икенче тапкыр уздырыла торган “Сәнгать төне”ндә кунаклар өчен шәһәрнең музыка һәм бию коллективлары чыгыш ясаячак.