18-21 сентябрь көннәрендә Татарстан Милли музеенда “Төрки дөньяда күн эшкәртү һөнәрчелеге” дигән II халыкара фестиваль уздырыла.“Казан – төрки дөньяның Мәдәни башкаласы” программасы уңаеннан оештырылучы чара ТӨРЕКСОЙ ярдәме белән уза.

Проект барышында “Төрки күн эшләнмәләре: сәнгать һәм йолалар” дип исемләнгән күргәзмә презентациясе, мастер-класслар һәм “Төрки халыкларда күн эшкәртү” исемле фәнни симпозиум уздыру каралган, ди чара авторлары.