Без Тукайны “соңгы инстанциядәге хакыйкать” буларак кабул итәргә күнеккән, ди Татарстан Фәннәр академиясе хезмәткәре Марсель Ибраһимов.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Айгөл Шәрипова). “Габдулла Тукай: тормышы һәм иҗаты (Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат хроникасы өчен материаллар (1886-1907)” китабында шагыйрьнең тәнкыйтенә дучар булган шәхесләргә объектив бәя бирелгән. Бу хакта Г.Тукай әдәби музеенда шул китапны тәкъдим итү кичәсендә ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының кулъязма мирас үзәге фәнни хезмәткәре Марсель Ибраһимов әйтте.