“Татар-информ” корреспондентына музейларның киң эшчәнлеген яктырткан өчен Мактау грамотасы тапшырылды.

(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”). Мәдәният темасын яктырткан журналистларны Татарстан Милли музееның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова каһарманнар, дип атады.

Бүген Татарстан Милли музеенда 2017 елга эш нәтиҗәләре буенча йомгак ясалды. Анда Татарстан Милли музеның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова, музей хезмәткәрләре һәм республика журналистлары катнашты. Музейчылар журналистлар өчен махсус экскурсия оештырды. Музей проектларын яктыртучы каләм әһелләре Бөек революциянең 100 еллыгы уңаеннан оештырылган “Революция давылы: Россия тарихында 1917 ел” һәм Яңа елга багышланган “Уенчыкларның тылсымлы иле” дигән күргәзмәләр белән танышты.