Төзекләндерү эшләреннән соң Шәриф Камал музее яңадан Татар китабы йорты буларак ачылды. «Ул иҗатчылар мәйданы булачак», – дип белдерде бүген узган матбугат очрашуында музей директоры Луиза Янсуар.

Биредә китап, буклетлар чыгару, роликлар әзерләү, интеллектуаль һәм уку-укыту проектларын тормышка ашыру өчен шартлар тудырылган. Бу җәһәттән төрле проектлар тормышка ашырыла. Шуларның берсе: «Минем беренче китабым». Әлеге проектка килгән яшьләр – мәктәп укучылары, студентлар – китап чыгарырга өйрәнәчәк. Тәгаенләп әйтсәк, редакцияләү, верстка, дизайн серләренә төшенәчәк. Билгеле, язу-сызу сәләтен дә үстерәчәкләр. Проект ахырында нәшриятлар өчен кызыклы авторлар өлгереп җитәргә тиеш. Шулай ук проект кысаларында яңа авторның имиджын булдыру, аны җәмгыятькә таныту механизмнары да эшләнә.