Инде ничә еллар элек Казанның Островский урамы 15 йортында урнашкан Шәриф Камал музее ярым җимерек хәлдә булу сәбәпле ябылган иде. Ябык музейның кайбер экспонатларын Милли музей фондына һәм Габдулла Тукай музеена урнаштырдылар. Милли җанлы ватандашларыбызны борчыган әлеге проблеманың ниһаять чишелеше күренә.

12 май көнне Милли музейның Гыйльми советы утырышында татар әдәбияты тарихы музее җитәкчесе Альбина Әпсәләмова Островский урамы 15 йортта урнашачак “Татар китабы йорты”ның концепциясен тәкъдим итте. Интреактив медиа-музей үз эченә Шәриф Камалның шәхси әйберләре белән җиһазландырылган мемориаль бүлмәләрне, экспозиция залын (күргәзмәләр залы), республикада иң зур татар китабы кибетен, китапханәне, фонотеканы (аудиокитаплар, кичәләрнең язмалары), видеотеканы (татар әдипләре турында фильмнар, әсәрләре буенча төшерелгән фильмнар) үз эченә алачак.