Г.Тукайның 135 еллыгы, Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Казанның Г.Тукай исемендәге халыкара аэропорты ТР Милли музее белән берлектә “Мин биеклеккә омтылам…” дигән фотокүргәзмә оештырды.

Аэропортның 1А терминалы галереясендә барлыгы 30 тан артык тарихи фотосурәт урнаштырылган. Тукай һәм аның дуслары, чордашларының төрле елларда төшкән фотолары аша татар әдипләре, журналистлары, артистлар белән танышырга мөмкин. Әлеге фотолар Татарстан Милли музее фондларында саклана. Араларында киң җәмәгатьчелеккә бик үк таныш булмаган сирәк фотоларны да күрергә мөмкин.