Драматургка нисбәтле үзенчәлекле кайбер экспонатлар беренче тапкыр күрсәтеләчәк.

(Казан,11 сентябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 14 сентябрьдә 15.00 сәгатьтә Татарстан Милли музеенда “Сүнмәс йолдыз” дип аталган күргәзмә ачыла. Күргәзмә драматург Кәрим Тинчуринның 130 еллыгы уңаеннан оештырыла. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Милли музееның матбугат үзәге хезмәткәре Гүзәлия Җәләлева хәбәр итте.