16 май көнне Татарстан Милли музеенда күселәр күргәзмәсе уздырыла. Сигезенче мәртәбә үткәрелүче “яRATам!” күргәзмәсе җиде дистә декоратив күсене үзенә җыячак.

Монда Татарстанның күсе асраучылары гына түгел, Мәскәү, Самара, Мәскәү өлкәсе, Төмән һәм Йошкар-Олада әлеге шөгыль белән мавыгучыларның да килүе көтелә. Күргәзмәдә катнашучы җан ияләренә бәяләр дә биреләчәк. Нәтиҗәне күселәр буенча белгечләр чыгарачак. Хуҗасы бүләкле булса, күселәрне титул көтә.

Күргәзмәдә күселәр арасында төрле ярышлар да оештырыла. “яRATам!” күргәзмәсе бер көн генә була.