1-5 апрель көннәрендә музей Бөек рус революциясе вакыйгаларын, ТАССР тарихын чагылдырган фотографияләр, документлар, плакатлар кабул итә.

Татарстан Милли музеенда “Бүләк итү көннәре” хәйрия акциясе узачак. «1-5 апрелдә үтәчәк акциядә һәркем катнаша ала», — диде Татарстан Милли музееның матбугат үзәге мөдире Руфия Мөхетдинова.

Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Милли музей тарафыннан оештырылган хәйрия акциясендә ел саен 60-70 кеше катнаша. “Бүләк итү көннәре” чарасына килгән, гореф-гадәтләрне һәм мәдәни мирасны саклауга үз өлешен керткәннәр Милли музейның “Бүләк итүчеләр” китабына кертелә, шул рәвешле тарихта үз исемен калдыра ала.