Халыкара музейлар көнендә республиканың күп кенә музее килүчеләрне бушлай кертә.

Мәгълүм булганча, әлеге бәйрәм Халыкара музейлар шурасының 1977 елда Мәскәүдә һәм Ленинградта узган чираттагы утырышында игълан ителә. 1978 елда бу көн дөньяның 150дән артык илендә һөнәри бәйрәм буларак билгеләп үтелә.

Халыкара музейлар көне уңаеннан республикабызның күп кенә музейларына 18 май көнне бушлай керергә мөмкин булачак. Бүген шул уңайдан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында матбугат конференция үткәрелде. Биредә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының музейлар эшчәнлеге үсеше бүлеге җитәкчесе  Дамир Натфуллин әйтүенчә, музейлар яңа сулыш ала. “Аларның экспозицияләре, яңадан-яңа программалары үз залларына кешеләрне җәлеп итә. Алдагы еллар статистикасын алганда, 2014 елны республика музейларында 58 мең кеше тамаша кылган булса, 2015 елда әлеге саннар 10 меңгә арта, шул уңайдан быел да музейлар тамашачылары саны артыр дип ышанабыз”, – диде ул.